Яңа коронавирус авыруы («омикрон» штаммы) таралуга юл куймас өчен, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында 65 яшьтән өлкәнрәк һәм ялгыз яшәүче гражданнарга һәм инвалидларга азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәк булган товарлар китерү мәсьәләләре буенча кайнар линия эше оештырылды.
Гаризалар 8(855595) 5-24-48 телефоны буенча кабул ителә.