Татарстан Республикасында, шулай ук Лениногорск районында һава торышы начарлану көтелә

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Лениногорск районында һава шартларының начарлануы көтелә, сезгә юлга чыкмаска киңәш итәбез.

Коммуналь хезмәтләр 2 февраль киченнән бирле территорияләрне кардан чистарту буенча эшлиләр. «БлагСтройДорХоз» АҖнең 13 берәмлек техникасы һәм "ТАТНЕФТЕДОР" ҖЧҖ  14 берәмлек техникасы хәзерге вакытта беренче һәм икенче категория урамнарны - ашыгыч хезмәтләр һәм автомобильләр йөрү өчен чистарталар. 13 берәмлек махсус техника ишегалды территорияләрен кардан чистарталар.

Ашыгыч хәл килеп туган очракта 8 (85595) 2-75-77, яисә 112, 101 телефоны буенча  мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк: көчле җил,  кар һәм буран көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак.

Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! Сезгә юлга чыкмаска киңәш итәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International