"2 февраль-Россиянең Хәрби дан көне" темасына сыйныф сәгате узды

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

2 февральдә «Лениногорск политехника көллияте»  базасында өченче курс студентлары өчен "Логос" балалар һәм яшьләр өчен психологик - педагогик ярдәм үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе педагог - психологы Диләрә Мортазина  «2 февраль - Россиянең Хәрби дан көне» дигән темага сыйныф сәгате үткәрде.

Бу көнне 1943 елда совет гаскәрләре Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итә. Диләрә Рәис кызы аларны сугыш барышында борылыш чоры белән таныштырды, балалар Бөек Ватан сугышы елларында Сталинград сугышына әзерлек һәм шәһәрне саклау турында белделәр. Әлеге дәрестә үсмерләр фикер алышты һәм геройларның батырлыгы белән горурландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International