Шәһәр һәм район Советларының уртак сессиясендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе булды.

Аның эшендә Совет, шәһәр һәм район Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә берничә мөһим мәсьәлә чыгарылган иде: Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау, шәһәр һәм район Уставына үзгәрешләр кертү, реклама конструкцияләрен раслау һәм тагын берничә мөһим мәсьәлә.

Утырышның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Лениногорск районы Советы аппараты җитәкчесе Наил Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул катнашучыларны Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына кандидатлар белән таныштырды.

Конкурс комиссиясе Шәһәр Советы каравына ике кандидатура тәкъдим итте: Сытдиков Риваль Равил улы – Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы һәм «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы Аппаратының оештыру бүлеге башлыгы Гобәйдуллин Илдар Әхмәт улы. Шәһәр Советы Регламенты нигезендә, һәр кандидатка сүз бирелде.

Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә шәһәр депутатлары бертавыштан Сытдиков Риваль Равил улы кандидатурасын хупладылар, ул Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды.

Ситдыйков Риваль Равил улы 1987 елның 2 апрелендә Лениногорск шәһәрендә туа. Белеме-югары, Икътисадчы-менеджер белгечлеге буенча Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаган. Ике ел инде Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын били.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасында эшләү – ул бик җаваплы һәм авыр хезмәт, максатларга ирешүдә үз – үзеңне аямауны һәм ныклылык таләп итә торган хезмәт. Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов инициативалы, эштә үҗәтлек, карарлар кабул итүдә зирәклек, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, җәмәгатьчелек белән конструктив уртак эштә уңышлар теләде.

Шәһәр һәм район Уставына үзгәрешләр кертү турында сүз шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафиковага бирелде.

Шәһәр территориясендә реклама конструкцияләрен раслау турында «АрхГрадСтройКонтроль» директоры Оксана Куприянова чыгыш ясады.

Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International