ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 31 гыйнварда 18 сәгатьтән 1 февраль 18 сәгатькә кадәр болытлы булачак, кар, юеш кар яву көтелә. Аерым районнарда - буран, бозлавык.
Җил көньяктан секундына 8-13 метр, урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-8, көндез максималь һава температурасы 0..-3 градус.
Юлларда бозлавык.