Бүләк карталарына һәм сертификатларга акчаны кире кайтару турында

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә еш кына гражданнар бүләк картасыннан яки бүләк сертификатыннан файдалана алмаса, нишләргә, дигән сорау белән мөрәҗәгать итә.

Бүләк картасын яки сертификатны теләсә кайсы кибеттән диярлек сатып алырга була. Шул ук вакытта бүләк картасы номиналы кулланучы тарафыннан билгеләнә. Аның асылы һәм билгеләнеше бер затка бүләк картасын чыгарган кибет ассортиментыннан, бүләк картасына күчерелгән суммага товарны сайлап алу мөмкинлеге бирүдән гыйбарәт.

Бүләк картасын сатып алучы акчаны кибет кассасына кертә, ә алмашка бүләк картасын ала, ул килешү төзи. Мондый килешү нигезендә бүләк картасын күрсәтүченең сайлап алынган товарны бүләк картасына күчерелгән суммага тапшыру таләбе хокукы туа.

Бүләк картасын сатып алган вакытта төзелгән килешү үзенең хокукый табигате буенча катнаш шартнамә булып тора. Йөкләмәләрне үтәүдән берьяклы баш тарту рөхсәт ителми.

Россия Федерациясе Югары судының 2015 елның 13 октябрендәге 57-КГ15-7 номерлы билгеләмәсендә формалаштырылган хокукый позиция, шулай ук Роспотребнадзор позициясе нигезендә бүләк сертификатын алу буенча мөнәсәбәтләрне, алдан түләү шарты белән, сату-алу шартнамәсе буларак квалификацияләргә кирәк. Шуңа күрә түләнгән акчалар сатучының товарны тапшыру бурычы үтәлмәгән очракта гына кире кайтарылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International