Ел саен Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләре Ленинград блокадасын өзүгә багышланган төрле чаралар оештыралар һәм үткәрәләр.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Ленинградны саклаучылар батырлыгы» дип исемләнгән хәтер вахтасын үткәрделәр. Лениногорск нефть техникумы студентларына китапханәчеләр камалыштагы Ленинградның язмышы турында сөйләделәр.
Балалар китапханәсе китапханәчеләре 10нчы мәктәпнең 7В сыйныф укучылары өчен Батырлык дәресе үткәрделәр. Чара ахырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ул электрон презентация һәм видео карау белән үрелеп барды.
Керкәле авыл китапханәсе мәктәптә тарихи дәрес үткәрде. Презентация күрсәтелде. Китапханәче авылдашлары Ленинград блокадасын кичергән Бәрия Хәсәншина турында сөйләде.