Коронавирус, грипп һәм ОРВИдан саклану кагыйдәләре турында

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

1 кагыйдә. Кулларны ешрак юыгыз

Кул гигиенасы - ОРВИ, грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның мөһим чарасы. Кулларны сабын белән юу мөмкинлеге булмаса, вируска каршы спрей, гельләр, салфеткалар кебек дезинфекция чараларыннан файдаланыгыз. Аларны кулланганда инструкцияләргә игътибар итегез!

2 кагыйдә. Ара ераклыгын һәм этикетны саклагыз

Вируслар авыру кешедән сәламәт кешегә һава-тамчы юлы, барыннан да бигрәк  ютәл, сөйләшкәндә, күчә, шуңа күрә аралашканда 1,5 метр араны сакларга кирәк.

Кулларыгыз белән күзләр, борын яки авызга тотынудан сак булыгыз. Бу урыннар аша коронавирус һәм башка авырулар кеше организмына эләгә. Инфекцияне йоктыру яки тапшыру куркынычы булганда, саклагыч битлек киегез. Мөмкин булган очракта кешеләр җыелган урыннарга барудан баш тартырга кирәк.

3 кагыйдә. Битлек киегез

Медицина битлеге-вируслар таралуга комачаулаучы чараларның берсе.

Сулыш органнарын саклау өчен медицина битлекләрен кулланалар:

- җәмәгать транспортында, кибетләрдә, даруханәләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә, төрле учреждениеләрдә һәм кешеләр җыела торган урыннарда булганда;

- авырулар булганда;

- кискен респиратор вирус инфекциясе билгеләре булган затлар белән аралашканда;

-һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган теләсә нинди инфекцияләр белән йогу куркынычы булганда.

4 кагыйдә. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз

Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра. Табиб киңәшләре нигезендә көн режимын саклагыз. Иммунитетны ныгыту өчен саф һавада йөрү,  спорт белән шөгыльләнү, аксым, витаминнар һәм минераль матдәләргә бай азык-төлек продуктларын куллану зарур.

5 кагыйдә. ОРВИ, грипп, коронавирус инфекциясе белән авырган очракта нишләргә?

Өйдә калыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез. Табиб күрсәтмәләренә төгәл үтәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International