25 гыйнвар көнне Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне алдыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина социаль участокта «Блокадалы икмәк» дигән чара үткәрде.
Чара барышында катнашучылар блокадның нәрсә икәнен, икмәк карточкалары һәм ул чакта икмәк нормасы турында белделәр, аның составы турында мәгълүмат алдылар. Балалар блокада вакытында Ленинград балалары истәлекләренә нигезләнгән видеоролик карадылар, анда геройлар сугыш авырлыклары турында гына түгел, ә авыр хәлләргә карамастан, кешелеклелек турында да сөйлиләр.
Әлеге чара катнашучылар күңелендә якты истәлекләр калдырды.