Лениногорскида пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча темпо-турнир узды

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

25 гыйнварда шахмат мәктәбендә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча «Өченче буын» XI республика темпо-турнирының беренче этабы узды.

Шахмат буенча Александр Трошихин һәм Фәридә Усманова, шашка буенча Александр Трошихин һәм Римма Ногматова җиңүчеләр булдылар, алар Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе әзерләгән медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Зона ярышларының икенче этабы февраль аенда Әлмәт шәһәрендә узачак, анда Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Сарман, Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары командалары катнашачак. Катнашучыларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International