Конференция эшендә «Бердәм Россия» Генераль Советы Секретаре Адрей Турчак һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Конференциядә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәяси советның биш елдагы эше турында хисап тотачак һәм якын киләчәккә бурычлар билгеләячәк.
Региональ конференциядә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, төбәк сәяси советы һәм президиумының, региональ контроль комиссиясенең яңа составлары сайланачак.
Хәзерге вакытта Татарстанда "Бердәм Россия" 45 җирле һәм 2 меңнән артык башлангыч бүлекне берләштерә, сафларында 129,6 мең кеше исәпләнә. Сайлау кампанияләре барышында алынган наказларны һәм тәкъдимнәрне үтәү партия эшенең төп өстенлекләреннән берсе булып тора.
Лениногорск районында партиянең җирле бүлекчәсендә 3746 әгъза исәптә тора. Хисап чорында тагын 165 кеше кабул ителгән. Биш ел эчендә ике тапкыр партиянең җирле бүлекчәсендә, 2017 елның апрелендә һәм 2019 елның февралендә аудит уздырылды. 2021 елның ноябрендә барлык башлангыч бүлекчәләрдә хисап-сайлау җыелышлары узды.