Лениногорск районында «Снегоход» операциясе уза

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә билгеләнгән таләпләрне үтәүне тәэмин итү максатларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск районы бүлеге тарафыннан әлеге төр транспортны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау һәм теркәү буенча рейдлар үткәрелә. Чаралар үткәргәндә төп игътибар нәкъ менә кар машиналарына бирелә: транспортка документлар булу, машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килү-килмәве, машинист таныклыгы булу, техник карауны үз вакытында үткәрү, машинаның техник торышы һәм комплектлылыгы тикшерелә.

Бульдозерлар, экскаваторлар, тракторлар һәм тагылмалар кебек башка  техникалар да игътибардан читтә калмый. Кагыйдә бозучыларга административ материаллар төзелә, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International