2022 елның 23 гыйнварында 11 сәгать 56 минутта 66нчы янгын сүндерү частена Лениногорск шәһәре Ушаков урамындагы 42 йорт адресы буенча урнашкан шәхси йорт януы турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы ала, алар өйдә кеше булмавын хәбәр итәләр. Күрше корылмаларга янгын таралу куркынычы булмый.
Янгын нәтиҗәсендә йортның түбәсе һәм эче яна.
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.
Хөрмәтле лениногорскилылар, исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү янгынны кисәтергә, сезнең мөлкәтегезне һәм гомерегезне саклап калырга ярдәм итәчәк.