18 гыйнварда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тыл хезмәтчәнен туган көне белән котладылар.
Иске Шөгер авылы тыл хезмәтчәне Нәгыймова Мөдәббирә Нәсим кызы 98 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чара социаль хезмәт алучы ветеранның өендә узды. Аның гомере хезмәттә узган. Сугыштан соң да гел эшләгән. Кичергәннәренә карамастан, бүген дә ул тормышка сөенә, булганына шөкер итеп яши.
Юбилярга сәламәтлек, иминлек һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.