Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективының йомгаклау җыелышы булды

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышы булып узды.

Директор Елена Ахмеджанова үз чыгышында оешманың 2021 елдагы эш нәтиҗәләре, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү, менталь инвалидлык булган затларны уңышлы социальләштерү технологияләрен кертү, учреждение тарафыннан түләүле хезмәт күрсәтүдән алынган керемнәр күләмнәренең план күрсәткечен үтәү, шулай ук белгечләрнең конкурс эшчәнлегендә катнашуы турында сөйләде.

Хисап җыелышында шулай ук баш хисапчы Лилия Фәхретдинова һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Наталья Газимҗанова чыгыш ясадылар.

Иң яхшы хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International