Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте «омикрон» яңа штаммы буенча вәзгыятьне күзәтә, фәнни һәм гамәли тәҗрибәне анализлый. Әлеге штаммның таралуы һәм агымы турында белемнәр даими рәвештә яңартылып тора.
1. «Омикрон» штаммы алдагы штаммнардан нәрсә белән аерыла?
· «Омикрон» штаммының инкубация чоры шактый кыскарак, башлангыч мәгълүматларга караганда, ул, инкубация чоры уртача 6-8 көн тәшкил иткән коронавирусның алдагы вариантыннан аермалы буларак, 2-5 көн тәшкил итә.
· «Омикрон» штаммы, элек «дельта»штаммы белән чагыштырганда, 7 тапкыр тизрәк тапшырыла.
2. Прививка ясаткан һәм элек авырган кешеләр «омикрон»штаммын йоктырырга мөмкинме?
· Covid-19 прививкасы ясалган яки авырган кешеләр «омикрон» дигән яңа штамм йоктырырга мөмкин, ләкин бу очракта чир ешрак сезонлы респиратор йогышы авыру кебек – температура аз гына арту һәм ОРВИ симптомнары белән үтә.
3. "Омикрон" кайда тизрәк тарала?
· «Омикрон» штаммы вакцинациядән соң авыруданн соң иммунитеты булмаган кешеләр арасында аеруча интенсив тарала.
4. Куркыныч төркемгә аеруча кемнәр керә?
* Куркыныч төркемгә иммуннитеты көчсез булган хроник авырулы өлкән кешеләр керә.
· Алдагы штаммнар белән чагыштырганда, "омикрон" белән балалар ешрак чирли башлады. Бу чит ил статистика мәгълүматлары буенча күренә.
5. Барысын да юып, чистартып торсаң, "омикрон"ны "юк итеп" буламы?
· Әйләнә - тирә мохиттә «омикрон» гадәти дезинфекция чаралары белән юк ителә.
6. «Омикрон»штаммы ничек тапшырыла? Ул нинди үзенчәлекләргә ия?
· «Омикрон» штаммын башка кешегә тапшыруның механизмнары алдагы штаммнардагы кебек үк. Бу һава - тамчы тапшыру юлы, ягъни авыруның борыннан һәм авызыннан бүленә торган сыеклык тамчыларының башкаларга эләгүе.
7. «Омикрон»йоктыру кайда тизрәк?
· «Омикрон» штаммының артык зарарлы булуы сәбәпле, кешеләр күп булган биналарда йоктыру ихтималы арта.
Шуңа бәйле рәвештә, Роспотребнадзор искәртеп узганча, үз сәламәтлегеңне һәм тирә – юньдәгеләрнең сәламәтлеген саклау өчен кулларны юарга, битлек кияргә, антисептиклардан файдаланырга, дистанцияне үтәргә, кешеләр күпләп җыелган урыннарга бармаска тырышырга кирәк.
Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!