Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә профилактик сәгать узды

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

18 гыйнварда Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова социаль хезмәт алучылар белән «Синең тормышың - синең җаваплылык» дигән темага профилактик сәгать үткәрде.

Максаты: гражданнарга ВИЧ-инфекция таралу проблемалары турында мәгълүмат бирү,  үз-үзеңне тоту күнекмәләрен булдыру һәм үз сәламәтлегеңә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

Очрашу барышында ВИЧ-инфекцияне дәвалау һәм профилактикалау нәтиҗәләре, ысуллары һәм аңардан саклану чаралары турында фикер алыштылар, «СПИД турында» тематик видеофильм күрсәтелде. 

Очрашуда катнашучыларның барысына да ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча  мәгълүмати материал таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International