Лениногорск районы авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар башланды

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген  Лениногорск районы авыл җирлекләрендә 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар буенча халык белән очрашулар башланды.

Анда Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск муниципаль районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районы Башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнаша.

Бүген очрашулар Яңа Чыршылы һәм Зәй-Каратай авыл җирлекләрендә узды.

Җыеннар барышында авыл җирлекләре башлыклары 2021 елда башкарылган эшләр һәм 2022 елга бурычлар турында сөйләделәр. Җирлек башлыклары, территорияне төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләрнең үзара салым акчалары хисабына, нефтьчеләр ярдәме белән, республика, район бюджетлары ярдәме белән хәл ителүен билгеләп үттеләр.

Халыктан җыелган үзара салым акчалары өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, алар  чокырларны ямау, юлларга вак таш җәю, авыл җирлекләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү, зиратларны төзекләндерү, урам утларына техник хезмәт күрсәтүгщ тотыла.

2021 елда Яңа Чыршылы һәм Зәй-Каратай авыл җирлекләрендә «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында социаль әһәмияткә ия объектлар югары тизлекле интернетка тоташтырылган. Бу - фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын сүндерү частьләре, авыл мәдәният йортлары һәм китапханәләр, башкарма комитетлар.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов халыкны Лениногорск районының социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, төрле федераль һәм республика программалары кысаларында башкарылган зур эшләрне билгеләде.

Шулай ук авыл җирлекләре халкы вакцинацияләү, янгын куркынычсызлыгы, халык иминлеге, ТКХ, урман хуҗалыгы һәм ветеринария өлкәсе,  банк хезмәткәрләре чыгышларын тыңлады.

Гражданнар җыенында авыл халкы район Башлыгы һәм җаваплы хезмәтләр җитәкчеләренә  үзләренең сорауларын бирә алды.

Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов, җитәкчелекнең төп бурычы - Лениногорск авылында яшәүчеләргә  яшәү, уку һәм эшләү өчен максималь уңайлы шартлар тудыру, дип билгеләп үтте.

Чыгышының ахырында намуслы хезмәтләре, актив иҗтимагый позицияләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International