Лениногорск районында прививканы кайда ясатырга була?

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Бүгенге көндә Лениногорск районында 38840 кеше беренчел вакцинацияне узды,шул исәптән 60 яшьтән өлкәнрәкләр-11,5 меңнән артык кеше. Ревакцияне мең ярымнан артык лениногорскилы узды.

Лениногорск районында прививканы кайда ясатырга була???

Вакцинация пунктлары эшли:

"Шифа" сәүдә үзәгендә эш көннәрендә 9: 00 дән 12: 00 гә кадәр
Үзәк хастаханәнең һәм МСЧның прививка кабинетында  эш көннәрендә 8:00дән 16:00гә кадәр, ял көннәрендә 8: 00дән 14: 00гә кадәр
Шөгер табиб амбулаториясенең прививка кабинетында эш көннәрендә 8: 00 дән 15: 00 гә кадәр
Иске Куак табиблык амбулаториясенең прививка кабинетында эш көннәрендә 8:00дән 14:30га кадәр, шимбә - иртәнге 8дән 12 сәгатькә кадәр.

Вакцинация алдыннан карау һәм анкеталау үткәрелә. Үзең белән паспорт, СНИЛС, ММИ полисы булу кирәк.

Барлык пунктларда : ГамКовидВак, Эпивак, ковивак һәм Спутник Лайт вакциналары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International