"Шатлык кәрҗине" хәйрия акциясе

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

2021 ел ахырында шәһәребезнең балалар кибетләрендә «Шатлык кәрҗине» хәйрия акциясе оештырылды.

Ике атна дәвамында  шәһәр халкы мохтаҗ балалар өчен төрле товарлар сатып алды һәм кәрҗиндә калдырды.

Бүген Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Марс Хәсәнов акция кысаларында җыелган товарларны  «Дари добро» инвалид балалар иҗтимагый оешмасына тапшырды.

«Алтыным» һәм «Совушка» кибетләре җитәкчелегенә, хәйрия акциясендә актив катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International