2022 елның гыйнварында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре “Бриллиант юбилярларны” -Тимофеев Алексей Федорович белән Фәүзия Нуриәхмәт кызын котлады. Моннан нәкъ 60 ел элек алар үзләренең никахларын Алабуга шәһәренең ГХАТ бүлегендә теркәгән булган.
Бу истәлекле көнне юбилярлар Мактау китабына үз имзаларын куйдылар. Аларга юбилей таныклыгы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.