Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Интернет: уңай һәм тискәре яклары» дигән мәгълүмати дәрес узды

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

13 гыйнварда «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова социаль участокта яшәүче балигъ булмаганнар арасында «Интернет: уңай һәм тискәре яклары»дигән мәгълүмати  дәрес  үткәрде.

 Дәреснең  максаты: мәгълүмати-коммуникацион мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү юлы белән укучыларның мәгълүмати  куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Чара барышында балалар интернеттан файдалануның мөһим уңайлыклардан кирәкле мәгълүматны эзләү, читтән торып уку мөмкинлеге, реаль вакыт режимында аралашу мөмкинлеген бирүен ачыкладылар. Тискәре якларына килгәндә,  интернет бәйлелек тудыра,  сәламәтлек начарлануга китерә. Шуңа тагын тыелган мәгълүмат булу, мошенниклыкны  кертеп була. Чара ахырында катнашучылар глобаль челтәр ресурсларын акыл белән, файдалы һәм кирәк булган очракларда гына файдаланырга өйрәнергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр, ә виртуаль дөнья беркайчан да яшьтәшләр белән аралашуны, спорт белән шөгыльләнүне, китаплар укуны, саф һавада йөрүне алыштыра алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International