«Сезнең туганыгыз бәлагә очрады!» - алдарлар кабат әлеге схемага әйләнеп кайтты

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең дежур частенә 71 яшьлек лениногорскилыдан хәбәр килде. Пенсионер мошенникларның хәйлә-мәкеренә эләгүен сөйләп бирә.

10 гыйнварда аның телефонына билгесез номердан шалтыратканнар. Пенсионерга шалтыраткан ир аның кызы, җәяүле буларак, авария китереп чыгарып, машинадагы пассажирның бик нык зыян күрүен һәм зыян күрүче як белән мәсьәләләрне «хәл итү» өчен ашыгыч рәвештә акча кирәк булуын хәбәр итә. Пенсионер телефон трубкасыннан кызына охшаган тавышны ишеткәч тагын да борчыла.

Тиз генә якындагы банкоматка барып, 80 мең сум акча алып, аны көтеп торган курьерга тапшыра. Курьер китүгә, пенсионер хәлен белер өчен кызына шалтырата. Сөйләшү барышында аның белән барысы да тәртиптә булуы ачыклана. Пенсионер алдарлар корбаны булуын аңлап, полициягә шалтырата.

Әлеге хәбәргә килгән полиция хезмәткәрләре артыннан ук акча алып киткән курьер да кире әйләнеп кайта. Ул юлда пенсионер биргән расписканы укып карарга була һәм аның мошенниклар хәйләсенә эләгүен аңлый. Шуннан соң акчаны кире кайтарырга була.

Ул алдагы көнне Интернет челтәрендә өстәмә хезмәт хакы турында белдерү тапкан. Сылтама буенча узып, гариза калдырган. Тиздән аның белән элемтәгә кереп, эшнең асылын аңлаталар. Аңа кемнәндер билгеле бер сумма акчаны барып алып,  билгеле бер счетка күчерергә кирәк була. Хезмәт хакы күчерелгән сумманың 10% ын тәшкил итә. Ул мошенниклар белән эш алып барганын белми.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр. Җинаять эше кузгатылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр өлкән яшьтәге гражданнарга уяу булырга һәм мондый шалтыратуларга ышанмаска чакыра. Әгәр туганнарыгыз яки танышларыгыз телефон аша акчалата ярдәм сорасалар, мондый үтенеч белән СМС-хәбәрләр җибәрсәләр, һичшиксез, баштан аларга шалтыратып белешегез.

Тәртип сакчылары гражданнарга ата-аналары, өлкән туганнары белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә һәм мондый хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеген аңлатырга киңәш итә.

Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International