Эшчәнлекләре турында белешмәләрнең төгәл һәм ачык булуын арттыру максатларында, 2022 елның 19 гыйнварында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор»ның Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге Лениногорск шәһәрендә эшмәкәрләр өчен бердәм "ачык ишекләр" көне оештыра.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшмәкәрләрне бердәм "ачык ишекләр" көнендә кабул итү алдан язылу буенча башкарыла, телефон: (885595)5-36-64.