Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Президиумы карары нигезендә, «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы игълан ителә, шулай ук «Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлегенең иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» муниципаль конкурсы игълан ителә.
Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2022 елның 17 гыйнварыннан 2022 елның 28 гыйнварына кадәр.
Гаризалар кабул итү урыны: Татарстан Республикасы, Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 1 нче йорт, 22 нче кабинет, 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.
Муниципаль конкурсның Нигезләмәсе һәм конкурс комиссиясе составы белән Лениногорск муниципаль районының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Гаризалар әзерләү мәсьәләләре буенча консультацияләр алу өчен телефон: 5-13-80.