Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск шәһәре территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре урынбасарлары белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков катнашты.
Киңәшмәдә Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенча шәһәр микрорайоннарында яшәүчеләрнең җыелышларын оештыру һәм үткәрү мәсьәләсе каралды.
2021 елда (кыш һәм җәй) гражданнар җыелышлары нәтиҗәләре буенча мәгълүмат белән шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова чыгыш ясады.
"Пандемияне исәпкә алып, очрашуларда 1300дән артык кеше катнашты. Шәһәр халкы белән очрашуларда 50гә якын сорау бирелде: территорияләрне һәм тротуарларны кардан чистарту, территорияне төзекләндерү, сукбай хайваннарны тоту, маршрут автобуслары хәрәкәте һәм асфальтлау. Сорауларның 76 проценты уңай хәл ителгән, калганнары эштә», - дип билгеләп үтте Гөлфирә Рафикова.
Аннан 12 нче ТОС эшчәнлеге турында рәис урынбасары Ирина Трищанкова чыгыш ясады.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков социаль челтәрләр аша гражданнарның мөрәҗәгатьләре, шулай ук «Халык контроле»системасы аша кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат бирде.
Киңәшмә ахырында Лениногорск районы Башлыгы халык белән очрашуларны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә, мәсьәләләрне мөмкин кадәр күбрәк уңай хәл итәргә, шәһәр һәм район халкының проблемаларына һәм мөрәҗәгатьләренә актив игътибар бирергә кушты. Очрашуларның форматы элеккегечә саклана, әмма Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик таләпләрен исәпкә алып узачак.