Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашты

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел кәефен «Теләкләр чыршысы» бүләк итә. Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «Теләкләр чыршысы»  Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм 10 яшьлек Маргарита Ямалетдинованың теләкләрен башкарды. Рита Яңа елга планшет турында хыяллана иде, аның теләге тормышка ашты. 

Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов Ритага планшет һәм татлы бүләк тапшырды, шулай ук әти-әниләренә,  барлык теләкләренең тормышка ашуын, сәламәтлек  теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International