Киңәшләр: Яңа елны ничек каршыларга һәм сәламәтлеккә зыян китермәскә

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

 Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Яңа елны сәламәтлек өчен зыянсыз каршыларга киңәшләр бирә. 

Азык-төлек сатып алганда:

Бәйрәмнәр алдыннан күпләр азык-төлекне алдан сатып алырга тырыша, әмма бу һәрвакытта да файдалы  түгел. Түбәндәге тәкъдимнәрне исегездә тотыгыз:

· Яраклылык вакытына, продукт составы, саклау шартларына игътибар итегез

· Азык-төлек продуктларын рөхсәт ителгән сәүдә урыннарында гына сатып алыгыз

Ризык әзерләү һәм азык-төлек саклау:

Күп компонентлы салатлар (каймак яки майонез салынган берничә ингредиенттан торган ризыклар), кремлы кондитер әйберләре, киселгән иттән ярымфабрикатлар сәламәтлек өчен куркыныч тудырырга мөмкин.

* Продуктларны саклау шартларын үтәгез һәм яраклылык вакыты турында онытмагыз.

* Салатларны суыткычта саклагыз.

* Бүлмә температурасында тиз бозыла торган продуктларны (эремчек, сөт һ. б.) сакламагыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International