26 декабрь көнне үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Юбилейный» паркына Лениногорск шәһәре халкын һәм кунакларын якынлашып килүче Яңа ел белән котларга чыкты.
Балаларны һәм өлкәннәрне котларга Кыш бабай белән Кар кызы, Бабай һәм Куян ашыкты. Барлык персонажлар да үз конкурсларын, уеннарын, Яңа ел табышмакларын һәм викториналарын үткәрделәр. Күңелле музыка астында әйлән-бәйлән уйнадылар һәм Яңа ел җырларын башкардылар. Чара ахырында Яңа ел шигырьләр, якынлашып килүче Яңа ел белән котлаулар һәм китапханәгә чакыру яңгырады. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм татлы призлар алдылар.