Лениногорскиның "Исток-Башлангыч"үзәгендә чара узды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

"Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәтләр алучысы, Федотовка авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Павлова Анна Терентьевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Анна Терентьевнаның гомере авыр хезмәттә, авырлыкларда һәм мәшәкатьләрдә узды. Иртә тол калган, берүзе улын һәм өч кызын аякка бастырган. Кичергәннәренә карамастан, ул бүген тормыш сөенә, дөньяга оптимизм, якты һәм игелекле караш саклый. Аның олы яшьтә булуы да аңа газета укырга, ил тормышы белән кызыксынырга комачауламый. Һәм, мөгаен, шуңа күрә тормыш аңа да шул ук җавап бирәдер. Балалары гаиләсе белән, дүрт оныгы, биш оныкчыгы аның янына гел килеп, ярдәм итеп торалар.

Юбилярга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм гаилә иминлеге телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International