Түбән Чыршылы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылында модульле технология буенча төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Анда Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рим Амеров, авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина, шулай ук авыл халкы катнашты.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов авыл халкын заманча ФАП ачылу белән котлады һәм монда медицина ярдәме түгел, ә киңәш сорап мөрәҗәгать итәчәкләренә ышанычын белдерде.

Фельдшер-акушерлык пункты республика программасы нигезендә төзелде. Ул беренчел звенода медицина ярдәме күрсәтү стандартлары нигезендә тулысынча җиһазландырылган. Пациентларны ФАП мөдире Ярия Хәйретдинова һәм шәфкать туташы Фәридә Сәхапова кабул итә, алар биредә кырык елга якын эшлиләр һәм 600гә якын кешегә беренчел медицина ярдәме күрсәтәләр.

Яңа ФАПта җылы, якты, эш өчен бөтен шартлар тудырылган. Әлеге шатлыклы вакыйга уңаеннан авылның үзешчән артистлары һәм мәктәп укучылары концерт әзерләгән иде.

Түбән Чыршылы авылындагы ФАП районда модульле технология буенча төзелгән унберенче объект. Ул эш көннәрендә сәгать 8 дән 15 сәг. 15 минутка кадәр, шимбә 8дән 13.00гә кадәр эшли, телефоны: 3-95-30.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International