16 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр 3 нче номерлы КСШ(грек-рим көрәше) укучылары Мәскәү шәһәренә (Орехово-Зуево) экскурсиягә бардылар.
Спортчылар «Мин спорт белән үсәм» хәйрия фонды, җитәкчесе Смирнов Мирослав Сергеевич тарафыннан чакырылган иде. Бу балалар һәм яшүсмерләр спортына ярдәм итү һәм аны үстерү буенча зур хәйрия фонды. Үз эше дәверендә фонд көрәш өчен алтмыштан артык заманча спорт залларын җиһазлый һәм ача алды. Вәкил ярдәме белән заллар Россиянең бөтен территориясендә ачыла. Шулай ук 3-нче номерлы КСШ (грек-рим көрәше) 2019 елда дүрт спорт залы белән җиһазландырылды.
Балаларга сәфәр бик ошады.