Лениногорскида яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз дәүләтенең яңа җитәкчесе өчен тавыш бирделәр

2021 елның 22 октябре, җомга

20 нче октябрьгә кадәр вакытыннан алда тавыш бирү булды. Сайлау участогы Халыклар дуслыгы йортында оештырылган иде. Сайлауларныңбарышын Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев күзәтте.

Сайлау комиссиясе әгъзалары килгәнче тавыш бирү участогын  хезмәт эте белән кинологлар тикшереп чыкты. Ә сайлауга килүчеләрне сайлау бинасы эченә температураларын тикшереп, яңа битлекләр биреп һәм кулларын антисептик белән эшкәрткәннән соң гына керттеләр.  Лениногорскида яшәүче үзбәк халкының күпчелеге гражданлык бурычын үтәү өчен сайлау участогы ачылу вакытына ук килгән иде. Биредә алар  кандидатлар турында тулырак мәгълумат та ала алды.

Ленингорскида хәзерге вакытта 100 дән артык үзбәкстанлы яши, аларның күпчелеге монда эшкә килгән.

Вакытыннан алда сайлауларның 20 октябрьдә соңгы көне булды, ә сайлау үзе 24 нче октябрьдә була. Бу көнне Үзбәкстан республикасының Казандагы генераль консуллыгында 34 нче номерлы сайлау участогы эшләячәк, Татарстанда яшәүче үзбәкстанлылар шунда килеп тавыш бирә алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International