Волонтерлар хезмәт ветеранына өй яны участогында булыштылар

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

24 сентябрь көнне белгеч Мортазина Диләрә Рәис кызы һәм «Логос» психологик үзәге волонтерлары пенсионер, хезмәт ветераны Портнова Фекла Архиповнага бардылар.

Ул балаларны шатланып каршы алды. Волонтерлар бакчаны җыештыруда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Эшләр тәмамланганнан соң символик бүләк тапшырдылар. Фекла Архиповна балаларга авыр сугыш еллары һәм сугыштан соңгы еллар, туганнары һәм якыннары турында сөйләде һәм башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International