Мэриянең утырышлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең һәм муниципаль районның хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең уртак утырышы булды.
Утырышта Лениногорск прокуроры Алексей Панишев, комиссия әгъзалары, көч структуралары вәкилләре, кешеләр күпләп була торган предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, шәһәрнең уку йортлары вәкилләре катнашты.
Кешеләр күпләп була торган урыннарда террорчылыкка каршы яклануга карата таләпләр һәм террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында «Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе " Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ринат Хәсәншин сөйләде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Айрат Фәсахов законсыз корал әйләнешен, хәрби припасларны, коралга патроннар, шартлаткыч җайланмалар һәм шартлаткыч матдәләр әйләнешен кисәтү чаралары турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, хокук саклау органнары тарафыннан оператив-профилактик операцияләр үткәрелә, алар нәтиҗәләре буенча законсыз корал әйләнеше фактларына юл куелмый һәм алар белән эш итү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыклана.
Казан милли тикшеренү техник университетының Лениногорск филиалы директоры Рәсим Шәмсетдинов уку йортында террорчылык актларын кисәтү һәм куркынычсызлыкны көчәйтү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде.
Социаль челтәрләрдә деструктив төркемнәргә язылучылар белән профилактик эш алып бару турында Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Марс Хәсәнов һәм 7 нче мәктәп педагог-психологы Ирина Ефремова чыгыш ясадылар.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов куркынычсызлыкны тәэмини итү буенча барлык чараларны да тайпылышсыз үтәргә һәм бу юнәлештә эшне камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.