Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 24 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча 24 сентябрьдә кичен һәм 2021 елның 25 сентябрендә төнлә урыны белән көчле яңгыр көтелә.

Яңгыр вакытында үзеңне ничек тотарга:

Явым-төшем төшүебулуы турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булганча, фатирда яки эштә калыгыз. 

Әгәр урамда булсагыз, җир асты кичүләренә һәм башка түбәнлектә урнашкан биналарга төшмәгез. 

Әгәр сез торган бинаны су басу куркынычы бар икән, күчеп китәргә тырышыгыз.

Бинадан чыгып китү мөмкин түгел икән, югарыдагы катларга менегез, электр һәм газны сүндерегез, тәрәзәләрне, ишекләрне яхшылап ябыгыз һәм 101 телефоны буенча  МЧС дежур хезмәтенә керү турында хәбәр итегез.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International