Лениногорск районында Володиннар гаиләсен юбилейлары белән котладылар

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

2021 елның 19 сентябрендә Лениногорск муниципаль районында Володин Александр Анатолий улы белән Муза Михаил кызы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Александр Анатольевич-шагыйрь, композитор һәм башкаручы, ә Муза Михаиловна  – педагог-оештыручы.

 "Мәрҗән" туй-ул 35 ел дәвамында ике якның уртак хезмәте нәтиҗәсе. Юбилярлар мәхәббәт һәм татулыкта яшәп дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр һәм үсеп килүче буынга үзләренең бай тормыш тәҗрибәсен тапшыралар. Бу көнне алар туганнары һәм якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр кабул итте. Традиция буенча, алар Лениногорск районы юбилярларының мактаулы китабына үз имзаларын куйдылар.

Һәр туган көн аларга шатлык алып килсен, якын туганнары үзләренең уңышлары белән куандырып торсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International