Абортларны комплекслы профилактикалауның "Плюс бер" федераль проекты кысаларында 21 сентябрьдә Мәдәният сараенда абортлар проблемасы турында режиссер Елена Пискареваның «Сайлау хокукы» дигән тулы метражлы фильмын күрсәтү белән түгәрәк өстәл узды.
Чарада Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, «Умиление" гаилә, аналар һәм балаларны яклау үзәге психологы Аида Фиогбе, руханилар вәкилләре, социаль яклау, мәдәният, мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм эшче яшьләр катнашты.