Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 21 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр кырау төшү көтелә.
Температураның түбәнәюе сәбәпле, электр көнкүреш приборларын һәм газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, кулдан ясалган җылыту җайланмаларын куллану, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы арта.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
- төзек булмаган электр приборларыннан, шулай ук изоляциясе булган чыбыклы приборлардан файдаланырга ярамый;
- кулдан ясалган электр җылыту приборларын һәм саклагычларны кулланырга ярамый, алар бары завод җитештерүендә генә булырга тиеш;
- яңа электр җиһазларын сатып алганда һәм урнаштырганда әлеге эшләнмәнең сертификатлаштырылган булуына игътибар итегез, ә кулланыр алдыннан инструкциясе белән танышыгыз;
- тиз янып китүчән предметлар һәм материаллар янында электр приборларын урнаштыру тыела;
- озак вакытка тоташтырылган электр приборларын караучысыз калдырырга ярамый;
- берничә приборны бер розеткага тоташтыру катгый тыела;
- электр вилкасы яки электр приборының үзе көчле җылынуы ачыкланган очракта, кичекмәстән аны токтан алыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.