Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск мэры Рәгать Хөсәенов 13 нче мәктәп бинасында урнашкан 1809нчы номерлы сайлау участогында тавыш бирде.
«Минемчә, һәр гражданин үз тавышын бирергә тиеш, чөнки без киләчәгебезне сайлыйбыз. Сайлаулар актив уза, барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлә», - диде ул.
Бүген сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча соңгы тавыш бирү көне.
Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшли.