Лениногорскида РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау дәвам итә. 17, 18, 19 сентябрьдә муниципаль районда 56 сайлау участогы эшли. Шуларның 24е-шәһәрдә, 32се – районда.
Тавыш бирү процедурасы санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәү белән уза.
УИКның барлык әгъзалары да битлек, перчаткалар белән тәэмин ителгән, биналар даими рәвештә җилләтелә һәм дезинфекцияләнә. Участокларда битлек режимы эшли, термометрия үткәрелә.