Юбилей белән котладылар

2021 елның 17 сентябре, җомга

Зәй-Каратай авылында яшәүче Бибкәй Вәлиулла кызы Закирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова, «Исток-Башлангыч» үзәге хезмәткәрләре Луиза Ризванова һәм Фәридә Идрисова волонтерлар белән бергә котладылар.

Бибкәй Вәлиулла кызы үзенең балачагын, авыр сугыш елларын дулкынланып искә алды.

Сугышта ул дүрт абыйсын югалта. "Сугыштан соң да җиңел булмады, әмма минем картлыгым бәхетле", - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International