Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә 60 яшьлек кеше мөрәҗәгать итә.Аның сүзләреннән аңлашылганча, билгесез затлар шалтыратып, аның счетыннан җинаятьчеләрнең акча алырга омтылуларын хәбәр итә һәм аларны ашыгыч рәвештә куркынычсыз счетларга күчерергә кирәк, ди. Шул ук вакытта бу сөйләшү турында берәүгә дә сөйләргә ярамый, дип ассызыклыйлар.
Лениногорск кешесе, билгесез затлар белән даими элемтәдә торып, банкоматка юл тота һәм 250 мең сумга якын акчаны кредит картасыннан ала. Алдарлар белән элемтәгә керергә тели, шул вакытта аның телефонының зарядкасы бетә.
Хәзерге вакытта полицейскийлар җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр. Җинаять эше кузгатылды.
Сезне игътибарлырак булырга чакырабыз. Әгәр алдарлар тозагына эләксәгез, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.