Лениногорскилылар "Татарча диктант-2021" бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды

2021 елның 10 сентябре, җомга

Лениногорскилылар «Татарча диктант-2021» бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды. Чара шәһәр һәм районның берничә мәйданчыгында узды.

11нче гимназиядә акциядә 400 гә якын лениногорскилы катнашты. Диктантны укучылар, укытучылар, ата-аналар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре язды, катнашучылар арасында шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин да бар иде.

"Татарча диктант"  - һәр ел саен үткәрелә торган ирекле һәм түләүсез акция. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм мәнфәгатьләренә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Быел акция алтынчы тапкыр уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International