Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә 35 яшьлек җирле кеше мөрәҗәгать итә. Ир популяр социаль челтәрләрнең берсендә автомобиль һәм акча уйнатуның рекламасын күреп, сылтама буенча күчүен сөйли, анда ул өченче омтылыштан 3 060 доллар откан. Отыш алу өчен банк картасы реквизитларын күрсәтергә, шулай ук акчаларны, комиссияне, озату документларын һ.б. конвертацияләү өчен зур булмаган сумманы күчерергә кирәк була. Әмма, вәгъдә ителгән отышны алмагач, полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 ст.2 ө. (мошенниклык) каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.
Хәзерге вакытта полицейскийлар җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны чираттагы тапкыр уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләләренә бирешмәскә чакыра.
Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.