7 сентябрь көнне «У войны не женское лицо…» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге белгече Анна Закирова тимурчылар отрядында катнашучылар белән берлектә тыл хезмәтчәне Григорьева Ульяна Федоровнага бардылар.
Федотовка авылында туган Ульяна Федоровнаның бала чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. выл халкы өчен төп бурыч – колхозны саклап калу, җир эшкәртү, икмәк үстерү, терлек азыгы әзерләү була. Сугыштан соңгы елларда Ульяна Федоровна шәһәргә күчеп килә, пенсиягә кадәр район мәдәният йортына эшкә урнаша. Ульяна Федоровнаның йорты кулдан эшләнгән әйберләр белән бизәлгән: келәмнәр, җәймәләр һәм урындыкларга япмалар бар.
Яшь тимурчылар кызыксынып сораулар бирделәр һәм Ульяна Федоровнаның тормыш юлын игътибар белән тыңладылар. Балалар аңа хуҗалык буенча булыштылар. Ульяна Федоровна очрашуга бик шат иде һәм күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.