Ул бала хокуклары турында БМО конвенциясен популярлаштыруга, балалар һәм яшьләргә мәгълүмати-хокукый агарту, аларның социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыру, позитив юнәлешле, иҗтимагый файдалы иҗади эшчәнлекне пропагандалауга һәм үсеп килүче буынның хокукый культурасын күтәрүгә юнәлтелгән.
Конкурсны оештыручылар-Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф идарәсе һәм яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе органнары., «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы»региональ иҗтимагый оешмасы.
Конкурста 6-30 яшьлек балалар һәм яшьләр аерым, шулай ук төркемнәр яки иҗат коллективлары составында катнаша ала.