Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда Казан рәссамнарының күргәзмәсе ачылды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Туган якны өйрәнү музеенда Казан рәссамнары Әсхат Макраев һәм Светлана Тимофееваның күргәзмәсе ачылды.Картиналарда  төп тема - Татарстан шәһәрләре күренеше.

Музейның күргәзмәләр залын Бөгелмә урамнары, Казан тыкрыклары һәм Лениногорскиның Шашин проспекты күренешләре картиналары бизәде.

Әлеге күргәзмәгә зур бер картина сәбәпче булды, ди рәссамнар. ТАССРның 100 еллыгына Татарстанның 100 шәхесе ясалган зур картина барлыкка килгән. Пандемия араксында узган ел әлеге картинаны күрсәтә алмаганнар, хәзер исә халык Татарстан шәхесләре белән таныша ала.

Һәр шәһәрдә икешәр картина өстәләчәк. Рәссамнар аны бер көндә ясыйлар. Безнең шәһәрдә рәссамнар  Шашин һәйкәлен һәм Шашин урамыннан тауга таба күренешне сайладылар.

Күргәзмә 22 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International