Мәгариф идарәсенең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча оештыру киңәшмәсе узды. Анда участок сайлау комиссияләре рәисләре, урынбасарлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков Лениногорск муниципаль районында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларын әзерләү һәм үткәрү эше барышы турында чыгыш ясады.
Тавыш бирү өч көн дәвамында-17-19 сентябрьдә узачак. Бу сайлаучылар өчен куркынычсыз һәм уңайлы булсын өчен эшләнә. Өч көнне дә сайлау участоклары иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшләячәк. Моннан тыш, өйдә тавыш бирү мөмкин булачак.
Лениногорск муниципаль районы территориясендә 56 участок сайлау комиссиясе эшләячәк.
Сайлаулар вакытында гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә карата таләпләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы Олим Отакулов хәбәр итте, сайлаулар вакытында Роспотребнадзор таләпләре турында "Роспотребнадзор" ның ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Илдар Мөхәммәтшин сөйләде. Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Альберт Зарипов янгын куркынычсызлыгы буенча биналарга куелган төп таләпләрне аңлатты.
Киңәшмә барышында Россия Федерациясе һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе тапшырылды.