Лениногорск районы Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә инде 110 дәрес үткәрелгән

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 3 сентябрь көнне «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы дәрес үткәрелде. Индивидуаль формада узган укуны өй шартларында авыру туганын караучы кеше узды.

Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укуның төп үзенчәлеге – аның гамәли юнәлеше. Дәресләрдә алган белемнәр һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнарына якыннары өчен тулы һәм лаеклы тормыш өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

Агымдагы елда «Исток-Башлангыч» үзәге тарафыннан 110 дәрес үткәрелгән, шул исәптән 46 индивидуаль, 10 төркемле һәм 54 өйгә барып. Әлеге чорда барлыгы 66 кеше белем алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International